Ир 4 баласы белән хатыны яшәгән йортка ут төрткән

Иркутск өлкәсендә яшәүче ир элеккеге хатыны дүрт баласы белән яшәгән йортны яндырган.

Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, ир белән хатын арасында низаг килеп чыккан. Ир-ат йорт идәненә бензин сибеп ут төрткән, ә аннары качкан. Ул хатыны белән балалары чыга алмасын өчен тышкы ишекне терәтеп тә киткән. Ана белән балалар янган йорт тәрәзәсеннән чыгып котылар алганнар. Алар пешкән һәм сөрем газы белән агуланган хәлдә хастаханәгә озатылганнар. Зыян күргән балаларга бер, биш, алты һәм җиде яшь булуы мәгълүм. Тикшерү комитеты үтерергә омтылган иргә карата җинаять эше кузгаткан.

Шикләнелүче тоткарланган, аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/161061/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле