«Мине ирем түгел, шайтан сөймәкче булды…»

Яшь хатынның бу хаты күпләрне гаҗәпләндерер.

«Хәерле көннәр! Чыннан да, бу дөньяда без үзебез генә түгел. Өрәкләр дә, шайтаннар да бар. Алар нәкъ кешеләр кебек гаилә белән тора, бала таба. Үзем белеп әйтүем түгел, барысы да Коръән сүзе. Ышанам барысына да. Үз күзләрем белән күргәнне языйм әле.

Ир белән үз өебездә яшибез. Мин ул вакытта йөкле идем, 20 атна тирәсе булгандыр. Кич белән йокларга яттык. Кичкә бүлмә тәрәзәсен ачып куя идем. Иремне икенче бүлмәгә яткыра идем, чөнки боргаланам, тиз генә йоклап китә алмыйм. Ә аңа иртән торып эшкә китәргә кирәк.

Мин дә озак ятканнан сон йоклап киткәнмен. Шулай итеп төн уртасында ирем уята. Әй үбә инде, әй назлый, шулкадәр матур сүзләр әйткән була, мин шуның кочагында исергән кебек берни анламыйча ятам. «Әй Ходаем, нишләвең бу?» — дидем. Шунда иремә карасам, ул бөтенлэй ирем түгел икән, ә мөгезле шайтан… Миңа ямьсез карап алды да бүлмә тәрәзәсеннән сикерде. Артыннан коерыгын күреп калдым. Әй курыкканнарым ул вакытта!

Нәрсә булды соң бу, дип калтыранып ятам. Аннары аңлап алдым, «Әй Ходаем» дигән сүздән курыкты, ахры. Шунда ук ирем янына йөгердем дә барысын да сөйләдем. Икенче көнне ирем мулла чакырды. Мулла укыганнан соң өй яктырып китте, тынычлык кергән кебек булды. Үземне дә өшкерде  мулла. Өч көн килде шулай. Үзем елыйм, үзем көләм, бик авыр булды.

Шул көннән соң ирем белән йоклый башладым. Бала туганнан бирле көн саен догалар укыйм. Нәрсә кирәк икән бу шайтаннарга адәм баласыннан, без аларга тимибез бит. Алар да безгә кагылмасын иде!»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/serial/2025-01-28/mine-irem-t-gel-shaytan-s-ym-kche-buldy-4099653

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле