«Җизнәм миңа гашыйк булган. Мин моңа каршы идем…»
«Икетуган апамнарга еш барып йөрим, балаларын караша идем. Бервакыт җизни миңа: «Мин сиңа гашыйк булдым!» — дип әйтмәсенме! Нәрсә тәкъдим иткәнен үзегез аңлап торасыз… Әлбәттә, мин «Юк!» дидем һәм аларга сирәк килә башладым. Бервакыт шулай фатирларына килгән идем, җизни үзе генә өйдә булган.
Ишек төбеннән кереп тә өлгермәдем, ул мине кысып кочаклап, йокы бүлмәсенә алып кереп китте. Аннан ничек ычкынып качканымны белмим, әмма шунда хәтта бер кабыргамны сындырганмын… Бу хәлне апама да сөйләдем, ышанмады. «Ялган сүз сөйләп йөрмә!» — дип, куып чыгарды.
Бу вакыйгага биш ел үтте инде, биш ел мин чит шәһәрдә яшим. Биш ел апамны һәм сеңелләремне күргәнем юк… Авыр, йөрәгем әрни. Ни өчен?.. Шул иргә бирелмәгән өченме? Ирләргә ышанычым юк, аларны урап үтәм. Мин гаепле булып чыктыммы?»
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-01-30/izn-m-mi-a-gashyyk-bulgan-4102264 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday