Әнвәр Нургалиев нәрсә турында хыялланган?

Бу хакта аның сабакташы Рөстәм Асаев сөйләде.

29 гыйнварда Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның Казандагы концертына дәрәҗәле кунак – Рөстәм Асаев килгән.

«Мин беренче курста булганда, ул армиядән кайтты. Бик матур, кояш кебек килеп керде сәнгать училищесының 2нче курсына. Истә Әнвәрнең: “Эх, баесам, матур итеп киенер идем», — ди иде.

Гел дә киемгә игътибарлы булдың, концертың да матур, Әнвәр дустым. Үзеңне сакла, тамашачыларны һәрвакыт шундый мөлаем йөзең белән сәламлә, кояш кебек килеп чыгасың сәхнәгә, озак еллар үзеңнең нурың белән, җырларың белән шатландыр, исән-имин бул» ,- дип теләкләрен җиткерде Рөстәм Асаев.

чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-02-01/nv-r-nurgaliev-n-rs-turynda-hyyallangan-4104652

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле