Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсенә Хәния Фәрхинең ире Габделхәй абый, кызы Алсу, аның ире белән төшкән фото куйган.
Җырчының Казанда концертлары бара.
«Һәр елны зур шәһәрләрдәге концертыма берәр шәхесебезне чакыра идем. Хәмдүнә апамы, Фән абыймы… Бу программада Хәния апа Фәрхигә багышлап җыр башкардым.
Алар – легендалар, бер-берсенә охшамаган үзенчәлекләре белән аерылып тора иде. Хайп белән түгел, җыр белән данлыклы булдылар.
Бу юлы, кунак итеп, Хәния Фәрхинең тормыш иптәше Габделхәй абыйны, кызлары Алсу белән киявен чакырдым. Дөресен әйткәндә, аларны күргәч, күңелем тулып китте, Хәния апаны күргәндәй булдым», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша җырчы.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-02-02/k-elem-tulyp-kitte-4105157 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—