Авырганда укыла торган дога

Соңгы арада салкын тидереп, вирус йоктырып авырып китүчеләр саны бермә-бер артты. Шуңа күрә үзегезне һәм якыннарыгызны авырудан саклау, авыруны җиңеләйтү өчен әлеге доганы укый аласыз.

Гайшә радыяллаһу ганһә Расүлебезнең үз гаилә әһелләренең хәлләрен белергә килгәч, кулын аларның тәненә тидереп, мондый дога укуын риваять иткән: «Аллаһуммә Раббин-нәәси, әз̣һәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән».

Мәгънәсе: «Кешеләрнең Раббысы Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син – шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп дәвала» (Имам Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-02-03/avyrganda-ukyla-torgan-doga-4105659

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле