Көнгә ничә тапкыр тәүбә итәргә һәм аның нинди ике шарты бар?

Тәүбә кылу – ул гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһыдан гафу итүен сорау.⠀

Аның иң гади, әмма иң саваплы ысулы әлеге сүзләр:

استغفر الله العظيم و اتوب اليه

Әстәгъфируллаһүл-газ̣ыйм вә әтүбү иләйһи.

«Бөек Аллаһыдан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын».⠀

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге сүзләрне көненә 100 мәртәбә әйткән. Күз алдыбызга китерик, җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән, хата-кимчелекләрдән ерак булган кеше бу сүзләрне көненә 100 тапкыр әйткән. Ә без ничә тапкыр әйтергә тиеш икән?!⠀

Тәүбә кылуның ике шарты бар. Алар:

  1. Тәүбә кылган кеше гөнаһлары өчен ихластан үкенергә тиеш.
  2. Ул Аллаһыдан куркып, гөнаһлар кылудан туктарга һәм аларга башка кайтмаска, ягъни аларны кылмаска тиеш.
«Хозур дин турында» телеграм-каналынан

Тулырак: https://intertat.tatar/news/konga-nica-tapkyr-tauba-itarga-ham-anyn-nindi-ike-sarty-bar-5870966
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле