Помидор утырту өчен иң уңышлы көннәр якынлаша.
Ай Кысла, Үгезбозау, Чаян, Балык йолдызлыгында булганда — утырту өчен уңайлы көннәр. Кыз, Укчы, Бизмән, Кәҗәмөгез — нейтраль билгеләр. Ай бу билгеләрдә булганда, чәчәргә дә, күчереп утыртырга да мөмкин, тик уңыш уртача булачак. Ә менә Игезәкләр, Сукояр, Арыслан, Кучкар — уңышсыз билгеләр. Бу көннәрдә чәчәргә дә, утыртырга да киңәш ителми.
Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта. Орлык утырту өчен уңышлы көннәр февральнең беренче атнасында ук башланды. Үсеп килүче Ай 1 февральдә — Балык, 4-5ендә Үгезбозау йолдызлыгында булды. Ә менә 8-10 февральдә помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчә орлыкларын утыртучыларның мул уңыш алачагында шик юк. Бу көннәр февральдә чәчү эшләре өчен иң уңышлысы санала, чөнки үсеп килүче Ай Кысла йолдызлыгында булачак. 18-20 февраль дә утырту эшләре өчен уңайлы көннәр санала.
Бакчачыларга тагын бер киңәш: 12 һәм 27, 28 февральдә, ягъни Ай туган һәм тулган көннәрдә, чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-02-07/ayga-karap-utyrtsa-u-yshny-mul-alyrsy-4112629 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday