Рамазан ае алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте зәкәт һәм фитр-сәдакасының күләмен билгеләгән.
28 февральдә, кояш баегач, изге Рамазан ае башлана. Уразаның беренче көне итеп 1 мартны, соңгы көне итеп 29 мартны санарга кирәк. Соңгы тәравих 28 мартта укыла. Ураза гаете 30 мартка туры килә.
2025 елга фитр сәдакасы күләме:
аз керемлеләр өчен 200 сум;
уртача керемле кешеләр өчен 800 сум;
Зәкәт бирә алучылар өчен 1100 сумнан башлана.
Фитр сәдакасының күләме хәдисләрдә искә алынган хөрмә, арпа, бодай һәм йөзем кебек азык-төлекнең уртача бәясеннән чыгып исәпләнә.
200 сум минималь һәм аны түләү мәҗбүри.
800 сум һәм 1300 сум – түләргә тәкъдим ителә торган сумма.
Кеше, әгәр тели икән, күбрәк түләргә хокуклы.
Җитди сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган кешеләр фидия сәдакасы түли. Аның минималь суммасы ураза тотмаган һәр көн өчен 400 сум дип билгеләнгән. Бу сумма, ашауга тотылган тәүлеклек уртача чыгымнарга бәйле рәвештә, арттырылырга яки киметелергә мөмкин.
чыганак: https://omet-rb.com/articles/dinebez-islam/2025-02-11/uraza-totabyzmy-4117241 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday