«Ә ире бу турыда икенче көнне генә белде…»
Күрше хатыны йөкле иде. Зур срокка җиткәч, исерек ире белән ачуланышкан. Нервылары кузгалган хатын шунда ук бәби тудырырга чирләде…
Бу — аларның өченче баласы. Чакырылган табиблар «иске буханка»да килде. Күршемне машинага кадәр ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре белән илтеп җиткерергә өлгердек. Арытаба мине җәймәләр, чүпрәкләр һәм җылы су артыннан йөгертә башладылар.
Күрше хатын кызын капка төбендәге машинада тудырды. Җәй көне иде бу. Күршедә яшәүче ир-егетләр, ана өчен борчылып, тәмәке тартты, ә аннары бу хәл турында фикер алышты. Ә исерек әти бер тәүлектән соң гына хатынының бала тапканын белгән.
Күршеләремнең ике өлкән баласын үземә алырга уры килде, аларны исерек әтиләре янында калдырырга ярамый бит инде. Гомумән, кызык үтте былтыргы җәй: үземнең 3 балам, күршенең ике баласы һәм аларның хәлен белергә кереп йөрүче исерек әтиләре…»
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-02-13/k-rshem-kapka-t-bend-ni-buldy-4119774 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday