Вадим Захаров уңайсыз сорауга җавап биргән

Бу җырчының иҗатын яратасызмы?

ТМТВ каналында Әбри Хәбриев алып  барган “10 сорау” тапшыруында Татарстанның халык җырчысы Вадим Захаров уңайсыз сорауга җавап бирде.

Сорау “Сәхнәгә эчкән килеш чыкканыгыз бармы?” дип яңгырады.

“Дөресен әйтергән кирәктер бит инде монда? Бар. Балалык дип әйтимме икән инде? Яшьлек, юләрлек булгандыр инде ул”, – диде Вадим Борисович.

Әбри Хәбриев та: “Аны бөтен кеше кабып карый инде.Ул вакытларда булгалады”, – дип өстәде.

“Нәрсәсен яшерәсең, без дә “живой”, тере кешеләр ич инде”, – диде Вадим Захаров.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/2025-02-14/vadim-zaharov-u-aysyz-sorauga-avap-birg-n-4121745

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле