Иркә Уфада узган концертында тамашачысын таң калдырган.
Ул Уфада үткән концертына әнисен алып килгән. Күптән түгел җырчы әнисе белән яздырган җырын тәкъдим иткән иде. Уфа концертында аны әнисе һәм кызы бергә башкарганнар. Тамашачылар җырчының әнисен яратып кабул иткән, сәхнәдән җибәрергә теләмәгәннәр. Миңлебәдәр апа музыкасыз гына бер җыр да башкарган. Тамашачы аны бик көчле алкышларга күмгән.
Видео астына да бик күп матур комментарийлар калдырганнар:
«Искиткеч тавыш. Нишләп Иркә шул гомер әнисен күрсәтмичә торган?»
«Кочаклап яратасы гына килә торган апа»;
«Апа, әфарин, рәхмәт! Моң агыла… Сезгә исәнлек-саулык, тыныч, бәхетле гомер телибез», – дип матур теләкләр дә язганнар.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-02-14/kochaklap-yaratasy-gyna-kilg-n-apa-4122959 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—