Ну шушы “ватрушка”ларны…
Башкортстанда, Стәрлетамакта 9 яшьлек кыз бала тюбингта шуганнан соң комага киткән. Укучы кыз, “плюшка”да шуып төшеп әйләнгәннән соң, коймага барып менгән. Аны хастаханәгә алып китәләр, табиблар ябык баш сөяге-мие, баш мие имгәнүе һәм баш сягенең ябык сынуы диагнозын куялар.
Нейрохирурглар укучы кызның баш сөягенә операция ясап, бәрелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән гематоманы алып ташлаганнар. Бүгенге көндә кыз бала һушына килгән, ул дәваханә стационарында дәвалана.
Бу хәбәр астындагы комментарийлар уйга сала. Берничә кеше тюбингларда шууны тыярга кирәк, ди. Икенче берәү исә эш тюбингларда түгел, ә кешенең акылсызлыгында, дип яза. Махсус җиһазландырылмаган урыннарда шуып, үзебезнең һәм балаларыбызның гомерләрен хәвеф астына куябыз бит, шуны аңламыйбыз…
чыганак: https://omet-rb.com/articles/kh-vef-kh-t-r/2025-02-14/vatrushka-da-shugannan-so-komaga-kitk-n-4121301 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday