Гүзәлемне яңа образда күрдегезме?

Җырчы Гүзәлем хәзер сәхнәдә чыгышлар ясамый, бары тик хатын-кызлар мәҗлесләрендә генә дини җырлар башкара. Ул халыкка «Кулларыма дисбе алам» дигән дини җырын тәкъдим иткән.

Җырның сүзләрен Рауза Хафизова, ә көен Гүзәлия язган.

Халык Гүзәлемнең яңа образына һәм чыгышына да соклану белдерә.

«Кулларыма дисбе алам

Ялгызым гына калгач.

Пышылдыйлар төймәләре –

Ләә илләһә илләллаһ.

Кулларыма дисбе алам

Җанымны борчу саргач.

Күңелгә җиңеллек бирә

Ләә илләһә илләллаһ…»

«Кулларыма дисбе алам»: Гүзәлем яңа образда

чыганак: https://intertat.tatar/news/kullaryma-disbe-alam-guzalem-yana-obrazda-5871180

Бәйле