Дилә Нигъмәтуллина ярдәм сорый

Сеңел-абый дуэты Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның әтиләренә Онкология үзәгендә рәттән 2 операция булуы турында хәбәр иткән идек.

Җәүдәт ага хастаханәдән чыгып озак та тормады, аңа кабат шунда ук әйләнеп кайтырга туры килде. Хәзер Дилә Нигъмәтуллина әтисен хастаханәдән алып кайтуын күрсәтте.

Алар икесе машинада сөйләшеп утыра. Җырчының әтисе әлегә бик хәлсез генә сөйләшә.

– Әти, үзеңне ничек хис итәсең?

– Әйбәт, әйбәт хис итәм.

– Баш ничек?

– Әйбәт кенә.

– Киттек! Башка бу хастаханәгә кире кайтмаска, шундый установка бирәбез үзебезгә.

– Всё, всё! Аңладым.

«Бүген безне чыгардылар. Бу юлы бөтенләйгә, дип өметләнәм. Әтинең хәлләре ярыйсы. «Баш бераз аңгыраеп тора», – ди. Хәтере бик начарланды. Өйгә кайткач уңай якка үзгәрер, дип өметләнәм. Әтинең аппетиты начар. Бернәрсә ашамый, көчләп ашатабыз, аксымлы коктейль генә эчә. Без кайтышка Сәфинә (җырчының кызы) ашарга пешереп куйган. Аңа каршы килә алмады, ашый», – дип яза җырчы.

Шулай ук Дилә виртуаль дусларына ярдәм дә сорап мөрәҗәгать итә. «Кадерлеләрем минем! Ярдәм кирәк! Медицина белеме булган «сиделка» эзлибез. Бу мәсьәлә буенча ярдәм итә алган кешеләр җавап бирегезче», – дип язган ул.

Сеңел-абый дуэты Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның әтиләренә Онкология үзәгендә рәттән 2 операция булуы турында хәбәр иткән идек. Җәүдәт ага хастаханәдән чыгып озак та тормады, аңа кабат шунда ук әйләнеп кайтырга туры килде. Хәзер Дилә Нигъмәтуллина әтисен хастаханәдән алып кайтуын күрсәтте.

Алар икесе машинада сөйләшеп утыра. Җырчының әтисе әлегә бик хәлсез генә сөйләшә.

– Әти, үзеңне ничек хис итәсең?

– Әйбәт, әйбәт хис итәм.

– Баш ничек?

– Әйбәт кенә.

– Киттек! Башка бу хастаханәгә кире кайтмаска, шундый установка бирәбез үзебезгә.

– Всё, всё! Аңладым.

«Бүген безне чыгардылар. Бу юлы бөтенләйгә, дип өметләнәм. Әтинең хәлләре ярыйсы. «Баш бераз аңгыраеп тора», – ди. Хәтере бик начарланды. Өйгә кайткач уңай якка үзгәрер, дип өметләнәм. Әтинең аппетиты начар. Бернәрсә ашамый, көчләп ашатабыз, аксымлы коктейль генә эчә. Без кайтышка Сәфинә (җырчының кызы) ашарга пешереп куйган. Аңа каршы килә алмады, ашый», – дип яза җырчы.

Шулай ук Дилә виртуаль дусларына ярдәм дә сорап мөрәҗәгать итә. «Кадерлеләрем минем! Ярдәм кирәк! Медицина белеме булган «сиделка» эзлибез. Бу мәсьәлә буенча ярдәм итә алган кешеләр җавап бирегезче», – дип язган ул.

чыганак:  https://intertat.tatar/news/dila-nigmatullina-yardam-soryi-5871188

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле