«Очрашырга чакыра. Ә мин икеләнәм…»
«Балачактан бергә уйнап үскән идек. Аннан яратышып китүебезне сизми дә калдык. Тик аның әнисе нигәдер мине кабул итмәде. Апасы белән икәүләп безне аеру өчен барысын эшләне.
Мин укырга киттем, аннан кияүгә чыктым. Ул өйләнде. Икебезнең дә бәхет булмаган икән һаман. Утыз ел үткәч ул мине Интернет аша эзләп тапты. Ул да, мин дә күптән аерылган булган икәнбез. Икебез дә иң матур гомер мәлен ялгыз үткәргән. Ул хәзер очрашырга чакыра, бергә булыйк, ди. Ә мин куркам. Мин озак еллар ялгыз. Башка кияүгә чыкмадым да, очрашмадым да беркем белән дә. Ни эшләргә белмим».
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-02-18/40-eldan-so-ezl-p-tapty-4126325 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—