Кичә кич Чаллыда танылган көрәшче Фәрит Шәрипов вафат булган. Аны бүген, 18 февральдә, соңгы юлга озатачаклар.
Фәрит Шәриповка, йөрергә чыккач, урамда җан биргән. Көрәшче 69 яшендә мәрхүм булган. Тумышы белән ул Башкортстаннан. Үсмер чагыннан көрәш белән шөгыльләнгән. 14 яшендә, 8нче сыйныфны тәмамлаганда, Сабантуй батыры була. 19 яшендә Чаллыга килә һәм элеваторга эшкә урнаша.
Көрәшче Муса Җәлил турнирларында берничә тапкыр җиңү яулый. Башкортстанда 5 тапкыр абсолют батыр булып таныла. Республика көнендә Казанда берничә тапкыр җиңүче булып таныла. «Россиянең абсолют батыры» исемен яулый.
Фәрит Шәриповның урыны оҗмахта булсын!
чыганак: https://intertat.tatar/news/uramga-iorerga-cykkan-callyda-tanylgan-korasce-farit-saripov-vafat-bulgan-5871236 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—