Казанның Юлиус Фучик урамында 86 яшьлек әбине автобус бәрдергән. Пенсионерны шундук хастаханәгә озатканнар. Биредә табибларның бичараның бер аягын кисүдән гайре башка чарасы калмаган.
Авария кичә кич килеп чыккан. ГАИ мәгълүматлары буенча, автобус йөртүче кузгалып киткәндә, тукталыш янында басып торучы әбине бәрдергән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз, кагыйдәне бозып, аны-моны абайламыйча, юлда басып торган булган. Йөртүчегә карата административ эш кузгатылган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162829/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—