Помидор белән борыч рассадасын кайчан утыртырга?

Кыш ахырында Русиянең күпчелек бакчачыларның  тәрәзә төпләрендә яшелчәләр рассадасы тезелеп тора, ә кичен фитолампа утлары яна.

Климат үзенчәлекләре сәбәпле илнең байтак төбәкләрендә яшелчәләрне рассада үстереп, ачык грунтка утырту каралган.  Агрономнар фикеренчә, рассада  кайчагында яшелчәләрне ачык грунтта үстерүнең срогын яртылаш кыскартырга мөмкинлек бирә һәм бакчачы уңышны ай ярым-ике айга иртәрәк җыя башлый.

Әзерлек

«Рассада утыртуга әзерләнүдә бернинди кыенлык юк, –  дип белдерә ботаник Илья Шмидт. — Иң гади туфрак — көз көне тупланган түтәл туфрагы, ә иң яхшысы — ашлама белән оптимальләштерелгән һәм гөмбәдән эшкәртелгән бакча грунты кирәк».

Үстерү өчен савытлар да бик мөһим түгел – бу пластик савытлар яки хәтта сөт пакетлары да, шулай ук ачык грунтка күчермичә утыртырга мөмкин булган торфлы таблеткалар һәм чүлмәкләр дә туры киләчәк. Аларны теләсә кайсы бакча кибетендә сатып алырга мөмкин.

Орлыкларны савытка утыртыр алдыннан суда тоту яки шыттыру да шулай ук мәҗбүри түгел — бу турыга  түтәлгә утыртканда гына кирәк.

Пикировка барысына да кирәкми.

Ботаник Шмидт үсентеләрне үстергәндә игътибар итәргә киңәш иткән ике момент:

Ут. Кызганычка каршы, фатирның көньяк тәрәзә төпләрендә рассадага җитәрлек яктылык  март ахырында, көн инде төнгә тигез булганда гына барлыкка килә. Ә үсентеләрне кыш көне үк үстерә башлаганга күрә, фитолампасыз (12 сәгать яктылыкта) булмый.

Чыныктыру. Ачык грунтка үсентеләр утыртуга ике атна кала аны ике сәгатькә урамга күләгәгә чыгара башларга һәм һавада булу вакытын акрынлап арттырырга кирәк. Үсентеләрне грунтка күчереп утыртуга ике көн кала урамда кунарга калдырырга була, тик синоптиклар  кырау вәгъдә итмәгән очракта.

Ай календаре

2025 елда үсентеләрне кайчан утыртырга икәнен белү өчен, чәчү өчен уңайлы һәм уңайсыз көннәр күрсәтелгән ай календаре белән файдалану яхшырак.

«Үсемлекләр үсешенә ай фазаларының йогынтысы инде күптән фәнни нигезләнгән, – дип дәвам итә агроном Былинская. – Үсемлек күзәнәкләренең 80 проценты диярлек судан тора, аңа айның тарту көче йогынты ясый. Диңгез өстендәге су күтәрелү һәм чигенүләрне искә төшерик, җирдәге дым да күтәрелә һәм төшә. Һәм әлбәттә, үсемлек күзәнәкләрендә дә шул ук хәл – сутларның эчке каналлар буенча хәрәкәт итү юнәлеше һәм тизлеге үзгәрә. Әйтик, иң көчле магнит тарту көче яңа айга кадәр ике көн кала күзәтелә».

“Ләкин шуны истә тотарга кирәк, ай календаре буенча утыртулар — үсентеләр белән була алган барлык бәла-казалардан котылу дигән сүз түгел. Әгәр дә сез орлык чәчүгә һәм үсемлекләрне карауга кагылышлы төп агротехника кагыйдәләрен үтәмәсәгез, бернинди Ай да ярдәм итә алмый”, – ди Былинская.

Рассада белән үстерә торган биш яшелчә

Баклажан

Баклажанны чәчүнең иң кулай вакыты  – 20 февральдән 5 мартка кадәр. Баклажан орлыкларын бер-ике сәгать “Эпин-экстра” стимуляторы эремәсендә тотарга һәм аннары дымлы грунтка якынча сантиметрга батырырга. Савытларны азык пленкасы белән каплау яхшырак. Баклажаннар бер-ике атнадан чыгачак. Ике-өч яфрагы үсеп чыккач, үсемлекне чүлмәккә күчерергә була – бу якынча тагын өч-дүрт атна. Май-июнь айларында баклажанны ачык грунтка яки теплицага күчереп утыртырга була.

Кәбестә

Кәбестәнең барлык төрләре дә-салкынга чыдам үсемлекләр, күбесе минус 5°С ка кадәр кырауларга түзә, шуңа күрә алар ачык грунтка утырту өчен яхшы. Шуңа да карамастан, кәбестәнең иртә уңышы өчен аны рассада ярдәмендә үстерү яхшырак. Ак күчәнле кәбестәне 10-20 мартта, ә төсле һәм брокколины 20-30 мартта чәчү яхшырак.

Борыч

2025 елда борыч үсентесен 20 февральдән 5 мартка кадәр утырту яхшырак. Орлыкларны шулай ук “Эпина-экстра”да тоту яхшы. Җылы бүлмәдә алар якынча өч атнадан шытып чыгачак. Үсемлекләр 15 сантиметрга кадәр үсеп җиткәч, аларны чүлмәккә күчереп утыртырга һәм анда үстерергә мөмкин, кырау булмаса, ачык грунтка да утырту мөмкин.

Кыяр

Май ахырында орлыкларны ачык грунтка утыртырга була. Ләкин теплицада үстергән  беренче кыярларны май башында ук өзеп була, моның өчен рассада утырту кирәк булачак. Ә рассаданы чыныктыру яхшы булачак, моның өчен орлыкларны суда  тотып, өч көнгә суыткычка куярга кирәк. Кыярларны рассадага утырту вакыты аларның кайда үсәчәгенә бәйле. Теплица өчен — 20-30 мартта, ачык грунт өчен 10-20 апрельдә утыртырга кирәк.

Помидор

2025 елда помидорны рассадага 15 марттан 5 апрельгә кадәр утырту яхшырак. Орлыкларны шулай ук “Эпин-экстра”да тотып, дымлы туфракка 1 сантиметр тирәнлеккә утырту әйбәт булачак. Туфракта кабык сыман өслек  барлыкка килмәсен өчен, өске катламга пульверизатордан вакыт-вакыт су сиптереп торырга кирәк. Беренче шытымнар бер атнадан күренәчәк. Томат пикировканы – төп тамырны чеметеп алуны – ярата. Аны помидорларда өч-дүрт яфрак хасил булганда ясарга мөмкин. Май уртасында томатларны теплицага күчереп утыртырга була.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/bakchachy-pochmagy/2025-02-19/pomidor-bel-n-borych-rassadasyn-kaychan-utyrtyrga-4127637

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле