Җырчы Рәфис Кәлимуллин: «Җиде ел утырып йокладым»

Татар эстрадасында танылып килүче җырчы Рәфис Кәлимуллин «Шаян-ТВ» телеканалының «Килде-китте шоу» тапшыруына кунак итеп чакырылган. Анда ул алып баручы Айгөл Борһаниевага моңа кадәр беркайда да, беркемгә дә әйтмәгән серен ачты.

– 7 ел утырган килеш йокладым. Умыртка баганасы авыртты. Салкын тиде. Бернинди хирург та ярдәм итә алмады. Россия буенча кая гына бармадым. Массаж да ярдәм итмәде. Беркем ярдәм итә алмады. Минем күз аслары гел шешкән иде, тавыш гел юк. Моны әни белә инде. Иртән елап та ала идем. Ул вакытта миңа 30 яшь тирәсе иде.

Беләсезме ничек бетте? Казанга күчкәч, спортзалга йөри башладым. Бокс буенча тренировкага йөрдем. Анда интенсив тренировка, нык тирләтә. Аннары тренер гел, идәнгә яткырып, ничектер арканы бөгә иде. Рәхмәт ул тренерга. Бала-чагалар белән шулай тренировкага йөрдем. 1 елдан соң ул авыртмый башлады. Аннары мин томография ясаттым. «Ул беркая да югалмаган, мускуллар белән үскән», – диделәр. Нәтиҗәсе: физкультура кешене дәвалый, шуннан соң ташлаганым юк. Яшьләргә дә, үземнең яшьтәшләргә дә, спорт белән тугел, ә физик культура белән шөгыльләнергә кирәк, дип әйтәсем килә.

чыганак: https://intertat.tatar/news/rafis-kalimullin-ide-el-utyryp-iokladym-5871230

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле