Рамазан аенда кешеләр нинди хата кыла?

Рамазан аенда кылына торган хата

Беренче хата – Рамазан аенда ураза тотмау. Чөнки ул – фарыз гайн дәрәҗәсендәге гамәл. Ислам динендә фарыз гамәлләр бар икәнен беләбез, шуңа күрә аларны калдыру – Аллаһы каршында гөнаһлы булу дигәнне аңлата.

Кем дә кем Аллаһы Тәгаләгә ышана, фарызларны таный икән – аңа, акрынлап, аларны үти башларга кирәк. Шулай булганда, Кыямәт көнендә фарыз кылынган гамәлләр өчен соралганда, җавап бирү җиңел булыр.

Аннан соң, безнең сәламәтлекләре зәгыйфь булган дусларыбыз да бар бит. Алар, теләсәләр дә, ураза тота алмыйлар. Без, Аллаһыга шөкер кылып, гыйбадәтләребезне башкарырга тиешбез, диелә бу хәбәрдә.

«Хозур дин турында» телеграм-каналы


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле