«47 яшьтә булсам да…»
Балам, ирем бармы-юкмы, миңа барыбер. Мин беркайчан да моңа омтылмадым. Миңа үз-үзем белән дә бик рәхәт, чөнки мин үзем өчен иң яхшы дус һәм фикердәш. Дус кызларымның да мине сатканы, алдаганы булды, очрашып йөргән ир-атлар да мыскыл итеп ташлап китте. Булды, җитте, башка газап чигәргә теләмим.
18 яшь тулгач бер музыкант егет белән бергә яши башладым, соңрак ул шактый танылган бер төркемдә солист булды. Ләкин ул вакытта бу бала-чагаларча мәхәббәт иде. «Гражданский брак»та дүрт ел яшәдем. 22 яшьтә миндә неврастения (психик тайпылыш, невроз) башланды. Егетемнең дуслары белән төн уртасында кайтуы, кычкырыш-талаш, хыянәт, безнең ятакта башка кызлар белән йоклавы… Мин боларга озак түзеп яшәдем. Ә соңыннан тоттым да кире әни янына күченеп кайттым. Әнием – бу тормыштагы иң якын, кадерле кешем. Ул һәрвакыт аңлый, ярдәм итә, кочагына сыендыра. Аның белән рәхәт, нәкъ балачактагы кебек. Мин ярыйсы гына чибәр хатын-кыз, бөтен нәрсәм үз урынында.
Ә 28 яшьтә тагын бер ир-атны очраттым, ул мине үзе белән Мәскәүгә алып китте. Аның белән бер ел яшәдем дә, бу тоткынлыктан качып кайттым. Коточкыч көнләште ул! Хәтта чүп чиләгенә ташлаган чекларны да алып тикшерә иде. Мин кабат әни янына кайттым. Ул берни дәшми генә мине кочагына алды. Мин ул вакытта берничә көн елап кына яттым. Башкача ир-атлар белән мөнәсәбәтләр барып чыкмады.
38 яшемдә үзем өчен бала табарга теләдем. Әмма акыллы, практик кеше буларак, бу мәсьәләгә дә фәнни яктан карадым. Дус кызымның ире миңа күптән күз атып йөри иде. Ниндидер бер кичәдә аның белән күрешергә сүз куештык. Мин аны 15 еллап беләм инде, акыллы, сау-сәламәт ике баласы бар. Искиткеч генетика. Очраша башладык. Айга бер тапкыр, миңа кирәк көннәрдә очраша идек. Бер елдан соң мин медицина тикшеренүе уздым. Әмма диагноз сөендерерлек түгел иде: мин балага уза алмыйм. Әле җитмәсә, аналык көпшәсенең берсен алдырган идем. Һәм шушы вакытта дус кызым барысын да белде. Ялгыш белде. Ызгыш, талаш, күңелдә коточкыч юшкын калды. Аларың гаиләсе кире кушыла алмады. Дустымның иренә дә хисләрем юк иде. Әлегә кадәр шуңа үкенәм. Баш-аягым белән эшкә чумдым.
Хәзер миңа 47 яшь. Тышкы кыяфәтем яхшы, үз яшемә караганда күпкә яшьрәк күренәм. Акчаны яхшы эшлим, сәяхәт итәм. Кешегә ияләшмәс өчен бер бик яхшы ысул таптым: ял итәргә барыр өчен иптәшкә төрле сайтларда «попутчиклар», үз яшемдәге хатын-кызларны табам. Алар белән рәхәтләнеп ял итәсең дә, соңыннан тыныч кына төрле шәһәрләргә таралышасың. Эштә ике дус кызым бар, алар белән аралашам. Концертларга, театрларга йөрим. Шулай да, миңа үз-үзем белән рәхәт. Ни өчен мәҗбүри рәвештә гаиләгә бәйле булырга, бала табарга кирәк соң? Кем уйлап тапкан мондый кагыйдәләрне?
Минем яшьтәге ялгыз хатын-кызлар бик күп, әле алардан үз балалары акча суыра. Өемдә дә тәртип, хәтта песием дә юк. Кемнеңдер сине карт кыз дип әйтүен ишеткәч, көлке булып китә. Мин яшь әле, фитнеска, бассейнга йөрим, рәхәтләнеп кыйммәтле күлмәкләр киям, затлы косметика кулланам. Ир-атларның үземә күз төшергәнен, игътибар иткәнен дә сизәм. Димәк, иң мөһиме – эчке гармония. Һәм миндә ул бар.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-02-20/min-kart-kyz-t-gel-4129404 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday