Тикшерүчеләр Татарстанда 17 яшьлек үсмер егетнең әбисен ничек үтерүен ачыклаганнар.
Кичә Лаеш районы Державино авылы тирәсендәге кырда карга күмеп куелган өлкән яшьтәге хатын-кызның мәетен (корсагында күгәргән эзләр булган) тапканнар. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 18 февральдә Державино авылында 17 яшьлек егет әбисен, кыйнап, буа башлаган. Өлкән яшьтәге хатын-кыз аңын җуйган. Үсмер, әбисен чанага салып, урманга алып киткән һәм карга күмеп куйган. Шунда 64 яшьлек хатын-кыз вафат булган. Җинаять кылганнан соң үсмер бераз урманда качып йөргән. 18 февральдә өенә кайткан. Шунда аны тоткарлаганнар. Моңа кадәр егетнең психиатрда учетта торуы ачыкланган. Егет кылган гамәлләрен таныган. Озакламый суд аңа карата чикләү чарасын сайлаячак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/163025/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—