Алинә Заһитова, ниһаять, карьерасының тәмамлануы турында игълан итте.
«Карьера тәмамланганнан соң, минемчә, 2019 елда, барысы да кинәт булды, мин алга таба нәрсә эшләргә, нинди һөнәр сайларга икәнен аңламадым, һәм миңа «Ледниковый период»та алып баручы ролендә катнашу тәкъдим килде. Бу — минем максималь уңышсыз эшем. Күз алдына китерегез: миңа 18 яшь, үз бәясен белгән тәҗрибәле фигуристлар һәм йолдызлар алдында басып торам. Әлбәттә, мин алар белән бала кебек аралаштым, ә бу мондый шоуны алып баручы өчен бик үк дөрес түгел», — дип 22 яшьлек кызның сүзләрен китерә «Совет спорты».
Алинә үзе бернәрсәгә дә үкенми. Аның тупланмасында Олимпия уеннары алтыны гына түгел, ә дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңүләр дә бар. Алда яңалары көтеп торсын!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/sport/2025-02-25/bu-minem-i-u-yshsyz-eshem-4135278 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday