Уфаның 8нче шәһәр дәваханәсе офтальмологлары 40 яшьлек хатын-кызның аскы күз кабагыннан паразитны алганнар.
Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын ашыгыч офтальмологик ярдәм кабинетына сул күзенең аскы ягы өлкәсендә «хәрәкәт» һәм тыгызлану тойгысына зарланып мөрәҗәгать иткән.
Табиблар тикшеренү вакытында тире астында бормалы формадагы шеш сыман нәрсә барлыкка килүен ачыклаган. Пациентка сүзләренчә, бу шеш хәрәкәт иткән. Табиблар, бу ниндидер паразит булырга мөмкин, дип шикләнгән.
Офтальмологлар оператив рәвештә операция ясаган, гельминтны алганнар һәм күз кабагының бөтенлеген тергезгәннәр. Операциядән соң пациентны алга таба тикшерү һәм паразитның төрен билгеләү өчен йогышлы авырулар дәваханәсенә җибәргәннәр.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-02-25/k-z-kabagynnan-ozyn-sualchan-algannar-4136009 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday