Ильмира Нәгыймова Фирдүс Тямаевның концертына килеп, сәхнә артында гына бүләген тапшырган булган. Тик Фирдүс җырчыны көтмәгәндә сәхнәгә чакырып шаккатырган.
– Дөресен генә әйткәндә, мин бер артист белән дә дус түгел, чынлап әйтәм. Тик Ильмира белән безнең ниндидер бер аерым аралашу. Без әллә нигә бер очрашабыз, җылы мөнәсәбәттә. Бүген ул «киләм» дигәч, мин шатландым, – дип, күңеле булуын әйткән җырчы.
Ильмирага ул календарь биреп тормаган, үзе дә башка җырчылар бирүен яратмавын әйткән. Фирдүс гастрольләрдә йөргәндә уңыш китерсен дип, носки бүләк иткән.
– Син бик молодец! Сине яртысы сүгә, яртысы мактый. Бирешмә, яме! Хатын-кызга концерт оештыру бик авыр. Сәхнәгә чыгып концерт кую күп финанслар һәм нервы таләп итә. Бүгенге көндә синең тавышың, буй-сынның бар, секси-мекси – бөтен әйберең бар. Усаллыгың бар! Просто яратам! – дигән Фирдүс Ильмираны.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/163453/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday