«Бәлки, әти-әнигә дөресен сөйләргәдер?»
«Исәнмесез, зинһар, аноним булсын.
Ирем белән без күптән түгел генә өйләнештек. Мин авырга калдым, ул баланы төшертергә үгетләде. Дөресен генә әйткәндә, үзем дә аборт яклы идем, чөнки ул үзенең элекке сөйгәне өчен һаман өзгәләнә иде. Әмма, моңа карамастан, безне сайлады.
Йөклелекнең 5нче аенда, «Миңа уйларга кирәк», дип, чыгып китте. Шуннан бала туганчы аралашмадык, беренче очрашу улының выпискасында булды. Ул баланы кулына алды һәм бүтән беркая да китмәячәген әйтте. Аның безнең белән каласы килде һәм мин моны кабул иттем, чөнки балага әти кирәк.
Тик безнең арада җылылык барлыкка килмәде. Теләсә нинди вак-төяк өчен һәрвакыт миңа кычкыра, кеше алдында начар хатын һәм әни булуымны билгели, пешергән ризыгымнан да гаеп таба. Ял көннәрендә улымны алып, әти-әнисе янына китә, ә мин берүзем калам. Шалтыратсам — җавап бирми, үзе бер дә хәл белешми.
Кичә аерылышырга тәкъдим иттем, әмма ул моңа да каршы. Ә инде аерылышырга туры килсә, баланы үзе белән алачагын әйтте. «Мине яратасыңмы?» — дип сорагач, бу сорауга җавап бирә алмыйм, диде.
Мин мондый мөнәсәбәттән арыдым, ләкин күңелендә миңа карата ниндидер хисләр барлыгына һәм мин үз гаиләмне саклап кала алам дигән өмет бар. Зинһар, киңәш бирегез. Әти-әнием безнең ничек яшәвебезне аңлап җиткерми. Ә, бәлки, аларга ничек бар, шулай сөйләп, туган өйгә кайтып китәргәдер?»
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-02-25/ashyktymmy-yalgyshtymmy-4135879 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday