Хокук саклау органнары хезмәткәрләре баланы сатып алырга карар иткән гаилә парын, шәхси медицина үзәге табибын һәм баланың әнисен тоткарлаган.
Мәскәү өлкәсенең Тикшерү комитеты яңа туган сабый белән сату-алу итүдә шикләнелүче дүрт кешене тоткарлау турында хәбәр иткән. Тоткарланучылар арасында – баланы сатып алырга карар иткән гаилә пары, шәхси медицина үзәге табибы һәм баланың әнисе.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, февраль аенда бер гаилә пары Россия территориясендә законсыз яшәүче йөкле хатын-кызны табып, аның белән 150 мең сумга яңа туган баласын сатып алырга сүз куешкан. Алыш-бирешне законлаштыру өчен алар шәхси медицина үзәге табибына мөрәҗәгать иткән. Табиб, акча түләү бәрабәренә, хатын-кызга бала табу өчен, ялган документлардан файдаланып, баланы сатып алучылар исеменә рәсмиләштерү өчен ярдәм итәргә ризалашкан. Табиб хатын-кызга ялган паспорт биргән. Ә бала туганнан соң нарасыйны ирле-хатынлы гаилә парына тапшырган.
18 февральдә, акча түләнеп, бала тапшырылганнан соң, алыш-бирештә катнашучыларның барысы да тоткарланган. Нарасый хастаханәгә урнаштырылган. Якын араларда суд тоткарланучыларның һәркайсына чикләү чарасы сайлап алачак. Тикшерү дәвам итә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/163713/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday