Нитратларны ничек киметергә?

Суда тоту яшелчәләрдәге нитратларны киметергә булыша. 6-12 сәгать суда торган яшелчәләрдә нитрат 20-40 %ка кими.

Пешергәндә нитратлар кими. Бәрәңге — 30-50 %, кишер һәм кәбестә — 70, чөгендер 40-50 %ка кадәр нитратлардан чистара. Әмма озак кайнатканда нитратлар гына түгел, файдалы матдәләр дә азая. Шикле яшелчәләр пешкән суны кулланмагыз. Консервлау шулай ук нитратларны киметә, әмма тозлыгын эчмәскә кирәк.

Ашламаны күп керткәндә, үз яшелчәңдә дә нитратлар җыелырга мөмкин. Яшелчә, җиләк-җимеш өлгергәндә, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы һ.б.) кертергә ярамый.

Нитратлар тамыр, сабак, яфрак җепселләре, кабыкта туплана. Яшел тәмләткечләрнең каты сабагын, тамыразыкның аскы өлешен, кәбестәнең үзәге һәм өске яфракларын кулланмагыз.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2025-03-01/nitratlarny-kimet-ysuly-4141206

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле