8 яшьлек малай тюбингларда шуганда һәлак булган. Фаҗига Барнаул шәһәрендә булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, тюбингларның берсе елга бозына чыккан, шуннан соң аның өстендә утырган 8 яшьлек малай боз астына киткән.
Вакыйга урынына кичекмәстән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары килгән. Эзләү операциясеннән соң водолазлар баланың гәүдәсен тапкан. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәлак булучының гәүдәсен күтәрү буенча эш алып бара.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртеп узганча, сулыклар янында тюбингларда шуу бик куркыныч, бигрәк тә кышкы чорда. Ата-аналарга балаларының кайда һәм ничек йөрүләрен контрольдә тотарга, шулай ук алар белән кышкы күңел ачулар вакытында үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында әңгәмәләр уздырырга кирәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/163771/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday