Бер ел ураза тоткан кадәр савап алу өчен нишләргә?

Бер ел ураза тоткан кебек савапны кулдан ычкындырма!

عَنْ أَبِي أَيُّوبَ الْأَنْصَارِيِّ رضي الله عنه أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «مَنْ صَامَ رَمَضَانَ، ثُمَّ أَتْبَعَهُ سِتًّا مِنْ شَوَّالٍ، كَانَ ‌كَصِيَامِ ‌الدَّهْرِ».

«Кем Рамазан аенда ураза тотып, соңыннан аңа 6 көн шәүвәл аенда тотылган уразаны ияртсә, 1 ел ураза тоткан кебек булыр». Сахих Мөслим, 1164.

Бу 6 көн уразаны бертоташ та, көн аралаш та тотарга мөмкин. Әмма без бу уразаны тизрәк тотып чыгарга киңәш итәбез, чөнки, татар мәкалендә шулай дип әйтелә: «Калган эшкә кар ява». Әле рамазанга ияләшкәнгә, кыен булмас, диелә.

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналы

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле