Гөлүсә Шаһбан ире турында: «Бу кешене күрергә, танырга, хөрмәт итәргә тиешләр»

Шагыйрә, җырчы, Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсә иренә булган хөрмәтен социаль челтәрдәге сәхифәсендә белдергән.

«Бу кешене күрергә, танырга, хөрмәт итәргә, ишетергә һәм тыңларга тиешләр, дип саныйм, өлкән буын гына түгел хәтта мәктәп яшендәге балалар, укучылар, студентлар да.

Ул – Татарстанның атказанган артисты, җырчы музыкант, алай гына да түгел, тумыштан күрмәүче булуына карамастан, Татарстаннан 2500 км ераклыкта яшәп һәм бары тик үз җирлегендә генә кулланыла торган Бараба диалектында гына аралашкан егет бүгенге көндә үз максатына тугры калып, Татарстанның башкаласы Казанга килеп, татар һәм рус телен үзлегеннән камил өйрәнеп, баянда, гитарада уйнап, моңлы тавышы белән тамашачының мәхәббәтен яулаган Закир Шаһбан.

Ул чын мәгънәсендә милләткә хезмәт итә. Аның тамашачысы – Рәсәйнең ерак, кеше аягы басмаган татар авылларында яшәүче милләттәшләребездән алып Татарстан авылларындагы өлкән яшьтәге әби-бабайлар һәм абый-апалар, район һәм шәһәрдә яшәүче тамашачылар, дәрәҗәле җитәкчеләр, эшмәкәрләр, абруйлы шәхесләр.

Ул игътибарын аеручы авыл җирлегендә яшәүче, район-шәһәрләргә бару мөмкинлеге булмаган өлкән буынга юнәлдерергә тырыша, шулай ук төрле өлкәләрдә сибелеп гомер итүче милләттәшләребезнең теле, гореф-гадәтләре язмышы да аны борчый.

Якты дөньяны күрүдән тулысы белән мәхрүм булуга карамастан, замана белән бергә атлаучы, интернет челтәрләрен иркен кулланучы, илдә барган яңалыклар белән тулысынча хәбәрдар булган, үзенең тормышын, дөньясын, гаиләсен, үз эшен, үз юлын булдырган, тамашачысын тапкан, горур, шул ук вакытта максатчан, үз характерлы, аягында нык басып торучы Закир Шаһбан күпләргә үрнәк», – дип язган ул тормыш иптәше турында.

чыганак: https://intertat.tatar/news/sagyira-golusa-saxban-ire-turynda-bu-kesene-kurerga-tanyrga-xormat-itarga-tieslar-5871440

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле