Миләүшә һәм Данир Сабировлар, Төркиядән кайтышлый, Мәскәүдәге дусларында ифтарда булган.
Дусларының әнисе Нәбирә апа гаиләсе – Нижгар мишәрләре. «Аларның үз мәдәнияте, үз аш-сулары, үз сөйләмнәре», – дип яза артистның хатыны һәм мул ифтар өстәле видеолары белән уртаклаша.
Видеода күренгәнчә, уылдык белән атланмайны тәлинкәгә салып куйганнар, кирәк кеше бутербродын үзе ясый. Табында ипи урынына – күптермә, ул манный ярмасы, он, йомырка, май кушып пешерелә.
Миләүшә беренче тапкыр күргән һәм шаккаткан нәрсә – ул да булса токмачлы ашка 2 кашык йомырка тәбәсе (омлет) салулары булган.
чыганак: https://intertat.tatar/news/nizgar-misarlare-danir-sabirovnyn-xatynyn-sakkattyrgan-5871454 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—