Татарстанда 43 яшьлек укытучы хатын ир-ат дустын үтергән

Фаҗига чәршәмбе – 5 мартта булган.

Сарман районы Җәлил бистәсендә Лесная урамындагы йортта котчыкмалы фаҗига булган. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, үз өендә 43 яшьлек хатын-кыз 38 яшьлек танышы белән ачуланышкан. \

Болар үзара сугыша башлаган. Шулчак хатын-кыз, кулына пычак алып, исерек ирнең күкрәгенә һәм җилкәсенә кадаган. Ир-ат һәлак булган. Хатын-кызның бер мәктәптә педагог булып эшләве – химия һәм биология укытуы турында мәгълүм. Ир-ат исә беркайда да эшләмәгән, кайчандыр “утырып чыккан”. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/v-tatarstane-shkolnaya-uchitelnicza-vo-vremya-draki-zarezala-pyanogo-bezrabotnogo-druga

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле