“Кешедә тәкъвалык арта, тәкъвалык иманны куәтли. Ураза тотып кеше Аллаһы Тәгалә боерыгын үти, Ул тыйганнан тыела. Күңелләр йомшара, нечкәрә. Бай кеше дә, фәкыйрь кеше дә ураза тота. Аллаһы Тәгалә каршында без барыбыз да тигез.
Аллаһы Тәгалә – Мәрхәмәт иясе. Ул ризыкландыра. Ризыкны Аллаһы Тәгалә бирмәсә, яңгыр яумаса булмый. Уразада ризык булса да, без Аллаһы Тәгалә тыюын үтәп, аңа кагылмыйбыз.
Уразалы булулары белән, Аллаһы Тәгалә каршында кешеләр бертигез, әмма кемнең иманы куәтлерәк, шул кеше Аллаһы Тәгалә каршында өстенрәк. Кем баерак, шул өстенрәк түгел, чөнки байлыкны Аллаһы Тәгалә бирә.
Әхлакый тәрбия дәресләре алабыз: гайбәт сөйләмә, сүзләшмә, күршеңнең, туганнарыңның хәлен бел.
Рамазан – юмартлык ае. Бу айда сәдакалар бирелә, бер-береңә ярдәм күрсәтелә, Аллаһы Тәгалә биргән байлыктан фәкыйрьләргә өлеш чыгарыла.
Бу айда бердәмләшү көчле. Уразада, ифтарларда, тәравихларда без үзебезне өммәт итеп сизәбез, шуңа сөенәбез, шөкер итәбез.
Рамазан – югары дәрәҗәдәге бәрәкәт ае. Уразаның беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте, икенче ун көне – гафу ителү, өченче ун көне – уттан котылу көннәре булды. Бу югары дәрәҗәләрне Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә вәгъдә итте.
Рамазан аенда сәламәтлегебез яхшыра. «Сәламәт буласың килсә – ураза тот», – дип әйтелгән. Уразада безнең әгъзалар: ашказаны, эчәклек ләр ял итә. Ял итү – сәламәтлек ул. Кеше күп ашап, йоклап сәламәтлегенең начарлануын аңлый”.
“Хозур дин турында” ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday