Иркәнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә җырчының үзе һәм кызы Айсылу белән әңгәмә урнаштырылган. Видео концерт вакытында төшерелгән.
Кадр артында алып баручы Иркәнең кызыннан сорый: «Син кая югалып йөрдең?» «Имтиханнар бирдем», – ди Айсылу. «Кем булырга укыйсың?» – дигән сорауга ул халыкара туризм юнәлешендә укуын әйтә.
Шул вакытта әнисе Иркә әңгәмәгә кушылып: «Ераграк, баерак илләргә китеп, Раббым, шунда гомерләрен үткәрсен, бәхете булсын. Шуннан миңа путевка гына җибәреп ятсын», – дип әйтеп куя.
Кызы кулы белән акча санаган кебек тә ишарәли.
«Син, әниең кебек, шөгылеңне концертлар белән бәйләрсең дип уйлаган идем, чөнки синең яхшы килеп чыга, – ди алып баручы. – Чөнки башка берәү дә синең кебек яхшы итеп Иркә белән аралаша алмый», – дип тә өсти. «Ул бит мине ярата», – дип җавап бирә Айсылу.
Шуннан соң алып баручы Айсылуга бер сер ача: «Игезәкләрнең берсе Айдарның сиңа күзе төшкән». «Айдар миңа ошый, минем әнигә дә ошады ул. Әни әйтә, теге игезәк егетләрнең берсен ничек булса да кияү ясарга инде, диде», – дип сүзгә кушыла Иркә.
«Шуның белән безнең әниятебез ахырына якынлашты», – дип сүзен тәмамлый Иркә.
чыганак: https://intertat.tatar/news/yrcy-irka-kyzynyn-eragrak-bairak-illarda-yasaven-teli-5871577 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday