«Бер — ак, бер кара кош күрдем»

«Бик кызык бу дөнья. Аның асылына кайчан төшенербез…»

Төшләргә ышанасызмы, дуслар? Кайберләре шулкадәр ачык булып керә, онытылмый үзләре. Ә кйберләре уянганда ук хәтердән җуела. Берәүләр төшләрне баш миендә сакланган мәгълүмат нәтиҗәсе, ди. Икенчеләр — безне нәрсәгәдер кисәтүче күренеш, дип аңлата.

2000 ел иде. Төш күрәм. Күршеләрнең түбәсенә ике кош кунды берсе — ак, берсе кара төстә. Әби яткан бүлмәгә карап кычкыралар әллә нинди тавыш белән. Уянып киттем. Эшкә барып җиткәнче баштан чыкмады бу төш. Эштә эшкә чумып онытылып киттем. Телефон шалтырый. Кызлар сине чакыралар дип кычкырдылар. Әни икән, әбиең үлде дип хәбәр бирде. Кереп киттем начальникка, кайтырга сорадым. Электричка төштән соң гына иде әле, эштә бераз тоткарланырга туры килде. Тагын телефон шалтырый. Тагын мине чакыралар. Бу юлы да әни иде. Абыеңның кызы туды диде. Ни еларга, ни сөенергә белгән юк. Менә шунда шалт күргән төшем искә төште. Бер ак, бер кара кош, менә нигә кергән булган икән алар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-03-10/ber-ak-ber-kara-kosh-k-rdem-4151294

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле