Элвин Грей һәм аның командасы көтелмәгән хәлгә юлыккан

Радик Юльякшин (Элвин Грей) һәм аның командасы күңелсез хәлгә юлыккан.

Яңа Уренгойга барышлый, салкыннарга чыдамыйча, артистларның транспортлары юлда басып калган. Яңа Уренгойда кичә көндез — 26, төнлә – 35 градус салкын булган.

«Яңа Уренгой! Кызганыч, бүгенге концертыбызны күчерергә мәҗбүр булдык. Сезгә килгәндә юлда көтелмәгән хәлгә юлыктык. «Тимер ат»ларыбыз кырыс салкыннарга чыдамады, техника басып калды. Экстрен рәвештә кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Сезгә һичшиксез килеп җитәчәкбез. Якын арада яңа датаны билгеләп, хәбәр итәрбез.

Шулай килеп чыкканы өчен гафу үтенәбез, аңлавыгызга өметләнәбез», – дип язды Элвин Грей үзенең Телеграм-каналында.

Язылучылары фикеренчә, чишеп булмастай проблемалар юк. «Иң мөһиме – үзегезне саклагыз», – дип язалар алар. Җырчыга төньякка гастрольләрне май аенда башларга киңәш итүчеләр дә бар.

чыганак: https://intertat.tatar/news/elvin-grei-ham-anyn-komandasy-kunelsez-xalga-yulykkan-5871618

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле