2024 елның сентябрендә Россия Кораллы көчләре белән килешү төзеп, бүгенге көндә медицина ротасында хезмәт итүче ханым — өч ир бала әнисе.
2024 елның сентябрендә Россия Кораллы көчләре белән килешү төзеп, бүгенге көндә медицина ротасында хезмәт итүче ханым — өч ир бала әнисе. Әлеге юлны сайларга күпбалалы ананы нәрсә этәрде икән?
«Бу сорауны бик еш бирәләр үземә. Шуны әйтәм: мин махсус хәрби операция зонасына йөрәгем кушуы буенча киттем һәм бу карарым өчен бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Килешү төзер алдыннан үземне бер ел дәвамында төрле яктан — авырлыкларга да, сынауларга да әзерләдем, медицина курслары да үттем. Аннары бертуган энемнең шунда булуы, аның килешү буенча хезмәт итүе дә йогынты ясамый калмады. Гаиләмә, якыннарыма үземнең карар турында китәргә өч көн кала гына әйттем. Әлбәттә, аерылышу бик авыр булды. Бүгенге көндә балаларым әтиләре белән авылда яшиләр, аларга әби-бабай булыша», — ди ул.
Аның сөйләве буенча, «Первая» дигән позывнойны аңа хәрби иптәшләре биргән. Чөнки ул полкта беренче хатын-кыз була. Берникадәр вакыттан аңа ярдәм итәргә тагын бер гүзәл зат кушыла.
«Полктагы ир-егетләрнең барысы да диярлек Татарстаннан. Кукмаралылар да бар дип ишеттем, әмма үзләре белән очрашырга туры килмәде. Медицина ротасына эләгергә язмасын аларга, исән-имин булсыннар. Илебезне яклаучы, саклаучы батыр йөрәкле ир-егетләрнең һәммәсе белән горурланам», — ди хәрби.
Якташыбыз белән гуманитар ярдәм турында сөйләштек, һава торышы шартларына да тукталдык.
«Халыкның ярдәмен бик нык тоябыз. Кукмарадан гына түгел, Татарстанның башка шәһәр-районнарыннан да волонтерлар нәрсә кирәклеге турында сорап кына торалар. Медицина препаратлары, көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин иткән һәркемгә рәхмәтебез чиксез. Туган яктан килгән посылкалар аеруча якын һәм кадерле. Хәзерге вакытта анда көндез җылы, ә төнлә бераз салкынайта, тик менә җил бик зәһәр. Шулай да ияләндек инде. Ялга кайткач, мин мондагы табигатькә карап туя алмадым, бездәге урман-посадкалар, агачлар шулкадәр матур, сулар һавабыз нинди чиста, саф. Махсус хәрби операция зонасында булганнан соң, тормышның, гомернең, якын кешеләрнең кадерен тагын да ныграк аңлыйсың дип әйткәннәре бар иде. Моның шулай икәнлегенә хәзер мин дә инандым. Балачактан хәрби булырга хыялланган идем, теләгем соң булса да чынга ашты. Бүгенге көндә бар тырышлыгымны куеп хезмәт итәм, хәрбиләргә булышам», — ди әңгәмәдәшем.
Язмам герое безнең янга әнисе белән килгән иде. Ике баласын махсус хәрби операция зонасыннан көтүче ананың күзләрендә моң-сагыш.
«Кызым кечкенәдән малайлар шикелле куркусыз, батыр йөрәкле булды. Хәтта берсендә урамда эт ташлангач, аның белән сугышып, кулын да сындырган иде, битендә эт тешләгәннән эз дә калды. Кызымның килешү төзү хәбәрен бик авыр кабул иттем. Чөнки ул вакытта аннан дүрт яшькә кечерәк энесе дә шунда иде. Моңарчы берсе турында гына борчылып яшәгән булсам, инде менә икенчесе өчен дә өзгәләнәм. Кызымның чираттагы ялга кайтуын бик зарыгып көттек, тик 14 көн генә күз ачып йомганчы узды. Хәсрәтләрен күрергә язмасын, кабат очрашулар насыйп булсын», — дип искә алды әнисе хәрбинең бала-чагын.
«Первая» позывнойлы райондашыбыз шушы көннәрдә 37 яшен тутырды. Гомер бәйрәме көнне кабат ерак сәфәргә юлга кузгалды ул. Үзеңне сакла, хәрби!
чыганак: https://kukmor-rt.ru/news/beznen-geroilar/kukmara-raionynda-iasauce-uz-telage-belan-maxsus-xarbi-operaciia-zonasyna-kita ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday