Бер ана йөрәгенә күпме хәсрәт сыйган! Әтнәдә яшәүче Әкълимә апа Шәрәфиевага сынау арты сынау килеп кенә тора. Инде бар кайгылары онытылыр, янына улы Илдары кайтыр да, төзелеп бетмәгән йортының түшәм-сайгаклары җәелер, озак та тормас, өй эчләре ямьләнер, ә аннары Шәрәфиевләр йортка дога укытыр кебек иде…
Өч улын бер ялгызы аякка бастыра Әкълимә апа. Әтисез калсалар да, тәртипле, кешелекле егет булып үсә малайлар. Әниләренә терәк булып яшиләр. Инде сынаулар узган, сөенеп кенә яшисе дә бит. Тик язмыш үзенчә хәл итә. Башта эшкә дип чыгып киткән җирдән уртанчы улы Илнур югала. Күп еллар узса да, әле дә хәбәре юк. Түзә ана йөрәге, әле дә өмет белән яши.
Илшаты белән Илдары йорт күтәреп, аның янына каралты-кура төзеп бетергәндә, тагын бер сынау килә. Монысы бөтен ил өстенә. Өлешчә мобилизация башлангач, 2022 елның сентябрендә Илдарның кулына повестка тоттыралар. Ул Ватан сакларга чыгып китә. Күңелен борчу баскан ананың хәле начарлана. Инде түзәр хәл калмагач, Әкълимә апаны Казанга алып китәләр. Табиблар тикшерә торгач, тиз арада катлаулы операция кирәклеген әйтәләр. Сигез сәгатькә сузыла анысы. 4 ай хастаханәдә ятып чыга ул.
– Урын өстендә генә яттым. Илшатым бик борчылды инде. Ул бит энеләренә әтиләре кебек булды. Иремнән чыгып киткәндә олысына – 15, кечесенә 5 кенә яшь иде әле. Тормышның бар авырлыгын бергә күтәрдек, – дип сөйләде Әкълимә апа. – Бер энесенең суга төшкәндәй югалганын, икенчесенең яу кырына чыгып киткәнен бик авыр кичерде олы улым. Яман чир аны ике ай дигәндә юкка чыгарды. Кара-каршы икебез ике караватта яттык. Ул сызлана, мин сызланам. Әле ярый күршеләрем булды. Килеп, укол да ясадылар, ашаттылар, эчерттеләр. Илдарым гына абыйсын җирләргә катып өлгермәде.
Без Шәрәфиевләрнең хәлен белергә килгәндә, Илдарның ике атнага ялга кайткан вакыты иде. Үзе СВОдагы егетләрне сөйләсә дә, күңеле әнисе өчен сызланды аның. Гомер биргән газиз кешесе – кадерләп үстергән әнисенең урын өстендә утыруын, аягына басып йөри алмавын авыр кичерде ул.
– Ничек тә документларымны җайлап, янына кайтасы иде. Андагылар гаилә хәлен белә. Зур җитәкчеләргә кадәр барып җиттем. Язмаган хатым калмады. Мин качып ята алмыйм, бармыйм, димим. Әмма мин әнигә кирәгерәк бит, – дип өзгәләнде Илдар. – Өйне күтәреп бетерәсем килә. Аллаһ боерса, кайтуга эшкә тотынам. Аннары өйләнәм. Әниемне җылы өйдә, рәхәттә яшәтәсем килә.
Ана белән ул арасындагы ярату, җылы хисләрне күреп шаккатып кайткан идек. Ул йорттан бер генә теләк белән чыктык: күрешергә язсын! Тик булмады. Илдар вакытыннан алда кайтты авылына. Гыйнварда һәлак булган егетнең мәетен февральдә алып кайтып җирләделәр. Күршеләре Лилия Нигъмәтҗанова әле күз яшьләрен тыя алмый.
– Без – күршеләр генә түгел, туганнардан да якын кешеләр. Бөтен тормышыбыз бергә үтте. Кайгыбыз да, шатлыгыбыз да уртак булды. Әкълимә апаны ташламабыз. Ул улларына догада булып әле яшәргә тиеш. Илдар үзе кайтып башлаган эшен тәмамлый алмаса да, без аны җиренә җиткерергә ярдәм итәрбез, – ди Лилия. – Язмыш дими, ни диярсең! Илдарның СВОдан кайтып китәргә бар документлары әзер булган. Алгы сызыктан чыгып, блиндажда ял иткәндә эзләп тапкан аны әҗәл дигәннәре.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/164809/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday