Коточкыч янгында 5 баланың гомере өзелгән

Башкортстанның Алга авылында торак йорттагы фатирда янгын чыгып, алты кеше, шул исәптән биш бала һәлак булган.

Төнлә ике катлы күпфатирлы йортның икенче катындагы фатирда тарттырылган түшәм яна башлаган. Фатирда биш бала һәм 33 яшьлек ир-ат мәете табылган. «Саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/164972/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле