«Корбанлык алырга дип чыгып киткән әти белән әнинең өйгә җансыз гәүдәләре генә кайтты»

Моннан 9 ел элек Мамадышта яшәүче Эльвира, Гөлназ һәм Айгөл Шәмсетдиноваларга кайгының иң зуры килә. Алар бер мәлдә әтисез дә, әнисез дә кала. Корбанлык сарык алырга дип чыгып киткән Наил һәм Рәмзиянең өйгә җансыз гәүдәләре генә кайта.

– Ул вакытта сеңлем Гөлназ бик каты авырып китте. Өченче баласын алып кайткач, табиблар анда яман шеш тапты. Лимфома диагнозы куйдылар, – дип искә ала Эльвира. – Бөтен гаиләбез белән сеңлебезнең гомерен сакларга тырыштык. Әниебез яңа туган баланы карап калды, без исә туганыбыз янында булдык. Гөлназ Казан хастаханәләрендә озак дәваланды. Химия терапиясе, нурланыш алды. Көн-төн Аллаһы Тәгаләдән өч баланы ятим итмәвен сорадык. Борчу-мәшәкатьләр эзсез узмады, мин үзем дә авырый башладым.

Газиз туганының хәсрәтен йөрәге аша уздыра ул. Гөлназның күз яшьләре, сызлануларын күбрәк Эльвира күрә. Бу вакытта иң кечеләре Айгөл әле яңа гына бәби тапкан була.

– Әти белән әни Айгөлнең баласы туган хөрмәткә корбан чалдырырга булдылар. Уразбахты авылында безнең кодагыйлар яши. Бәйрәм көнне иртәдән аларга юл тотканнар. Тик кызганыч, авылга кайтып җитә алмадылар, авариягә очрадылар, – ди Эльвира. – Әтиебез шундук үлгән. Табиблар әниебезнең гомерен саклап калырга тырышса да, бер сәгатьтән соң ул да өзелде. Ул вакытларын искә төшерсәм дә, күңелем тула. Әле дә бик читен. Әти белән әнине сагынуга түзеп булмый.

Эльвира әтисе белән әнисенең күңеле нидер сизенгәнен әйтә. Алдагы көнне алар бөтен гаиләләре белән бергә җыелалар. Төп йортта мунча ягыла. Әниләре кызлары яныннан китми дә.

– Дус кызым үз-үзенә кул салган иде. Аның үлемен авыр кабул иттем. Күңелемдә курку барлыкка килде. Бу хакта әнигә дә әйттем. Соңгы сөйләшү шул иде. «Син, кызым, бернәрсәдән курыкма», – диде ул. Ә иртәгесен әти-әнисез калдык, – ди Эльвира. – Әтиебезнең дә күзләре моңсу иде. Мин әле аңа бик озак карап тордым. Шулкадәр сагышлы иде алар. Ул чакта йортыбызга кайгы киләсен сиздергән вакыйгалар булды. Башта безнең тәрәзәгә ике күгәрчен бик озак бәрелеп торды. Кермәкче булалар. Әй, борчылдым шуңа. Әле бит Гөлназның яман чиргә каршы көрәшкән чагы. Мин аны югалтабыз, ахры, дип уйладым. Күгәрченнәрне күргәч, әни борчылмаска кушты. Янәсе, алар үз шәүләләрен тәрәзә аша күреп бәреләләр. Ул күгәрченнәр балконга да килеп керде. Аңлый гына алмаганбыз, алар хәбәр биргәннәр.

Рәмзия апа белән Наил абый бик матур яши. Бергә 35 ел гомер итә алар. Наил абый эштән иртәрәк кайтса да, хатынын урамда көтеп тора. Ансыз өйгә дә керми.

– Әти еш кына: «Карчык, син үлсәң, мин дә яшәмим», – дия торган иде. Фәрештәнең амин дигәненә туры килгән инде. Кешеләрнең әтисе үлсә, әнисе кала, әнисе булмаса, әтисе бар. Әти белән әни вафатыннан соң мин акылдан шашам дип торам. Көн саен зиратка йөрдем. Бер дәфтәр башлап, шунда аларга әйтәсе сүзләремне язарга тотындым. Аралашу кимеде, – дип искә ала Эльвира. – Тик сеңлем күргән төш тормышымны үзгәртте. Аңа әнием:  «Мине җибәрегез инде, алайса ачуланалар, әтиегезгә сүз әйтмиләр, аны яраталар», – дигән. Шуннан соң мин үземне кулга алдым. Аллаһы Тәгалә Гөлназыбызга ярдәм итте. Әти-әниләрнең гомерен алды. Балалары хакына сеңлебезне исән калдырды. Ул яман чирне җиңде. Әти-әниебезнең рухы шат булсын, алар риза булып ятсын дип, без матур яшәргә тырышабыз.

Гөлгенә Шиһапова

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/164999/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле