«Ир кешеләр шулай язсын әле!..»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаны рәнҗеткәннәр. Кемнәр бит әле…

Бу хакта ул сторисларында сөйли. Тискәре фикерләр җырчының «ТНВ» телеканалындагы «Ә син?» тапшыруындагы образына карата килгән.

«Күптән моның кадәр хейт булганы юк иде миңа карата. Мин мондый комментарийларга игътибар итмим, әлбәттә. Әмма, беләсезме, нәрсәгә гарьләндем? Ул комментарийларның күбесен ир кешеләр яза. Хатын-кызлар яза инде ул бер-берсенә. Ир-егет башлары белән хатын-кызга ничек шундый ямьсез сүзләр әйтергә була? Шаккатам!

Үземнең фикеремне дә әйтәсем килә. Әйе, мин килешәм, бу видеода иң матур вакытларым түгел. Монда оператор да, визажист та гаепле түгел. Мин анда ничек бар – шулай. Шулай туры килде: язылучыларым белә – әтием авырый. Йокысыз төннәр минем кыяфәткә тәэсир итмичә калмады. Йөзем дә шешенгән, җыерчыклар да тирәнәйгән. Ул вакытта косметологка бару түгел, көзгегә карарга да вакытым булмады. Бөтен кешенең дә андый вакытлары була, сынаулы чаклары, бу тормыш, җәмәгать.

Шундый начар комментарийлар язу матур күренеш түгел. Җәмәгать, әйдәгез, бер-беребезгә карата мәрхәмәтлерәк, ягымлырак булыйк. Тормышның яме шунда. Матур сүзләр әйтсәң бер-береңә, рәхәтрәк булып китә. Барыгызга да күңел тынычлыгы, сәламәтлек телим», – дигән артист.

"Ир кешеләр шулай язсын әле!.."

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-03-20/ir-keshel-r-shulay-yazsyn-le-4164195

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле