Әнвәр Нургалиев ярдәм сорый

Аның сәхнәдәш дусты, искиткеч җырчы авыр чиргә каршы көрәшә.

Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге язылучыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның сәхнәдәш дусты, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков яман шешкә каршы көрәшә икән.

«Аңа ярдәм кирәк. Дарулар бик кыйммәт. Кем күпме булдыра ала, изге айда ярдәм итик. Бик талантлы егетебез, читтә калмасагыз иде. Аңа чиргә каршы көрәшергә ярдәм итик», – дип сөйли Әнвәр Нургалиев.

Ул шулай ук, ярдәм күрсәтү өчен, Айратның һәм аның тормыш иптәшенең карта номерларын да калдырган.

Теләгән кеше фотодагы номер буенча ярдәм җибәрә ала. Изге айда савап булыр.
Әнвәр Нургалиев ярдәм сорый
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-03-20/nv-r-nurgaliev-yard-m-soryy-4165980

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле