Алма гомерне озайта, диләр…

Без дә үзебездә сынап карыйк әле! 

Көн саен алма ашап, гомерне 17 елга озайтырга мөмкин. Ничек алай була, дисезме?

Берничә тикшеренү үткәргәннән соң, галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән: гомер буе көн саен берәр алма ашасаң, кан тамырлары тыгылмый, сәламәт була һәм организм күп кенә чирләргә каршы тора ала. Йөрәк-кан тамырлары системасы яхшы эшләгәч, алма ашаган кешеләрнең организмы, башкаларныкына караганда, 17 елга яшьрәк була, ди. Безнең илдә уртача гомер озынлыгын исәпкә алганда, бу бик аз да түгел!

чыганак: https://omet-rb.com/articles/bolar-kyzykly/2025-03-20/alma-yaratkan-keshene-gomere-17-elga-ozynrak-bula-4166038

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле