Казанда Ураза гаете ничәдә башланачак?

30 мартта, Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары иртәнге 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләре уку белән башланачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма каомитетының иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Илгиз Сарманов хәбәр итте.

«Бүген изге Рамазан аеның 24 нче көне. Бу ай мөселманнар ураза тота. Ай тәмамлангач, мөселманнарны исламдагы иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете көтә, быел ул 30 мартка туры килә», – диде Илгиз Сарманов.

Ул искәрткәнчә, маршрутлары мәчетләр яныннан уза торган җәмәгать транспорты иртәнге биштә йөри башлаячак. Маршрутлар күрсәтелгән төгәл мәгълүмат мэриянең рәсми порталында чыгачак.

Шулай ук, 30 мартта, 13:00 сәгатьтә, Ураза гаетенә багышланган «Рамазан Fest» чарасы да уза. Ул Иске Татар бистәсендә Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында, шулай ук Г. Камал театрының иске бинасы каршындагы мәйданда була.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/165676/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле