«ТНВ» каналында Әбри Хәбриев алып бара торган «Ә син?» тапшыруына кунакка килгәч, җырчы Дилә Нигъмәтуллина кыен сорауларга җавап биргән.
Тапшыру 4 турдан тора. Соңгы турның асылы шунда – алып баручы кунакка сорау бирә, ә ул аңа гадел җавап кайтарырга тиеш. Җавап бирергә кыенсынса, кунак башка юлны сайлый – махсус сәер «десерт»ны ашый.
Дилә Нигъмәтуллина «десерт» урынына сорауга җавап бирергә булган. «Кайсы артистка үзенең кием стиле буенча эшләргә киңәш итәр идең?» – дигән сорауга җавап итеп, Дилә җырчы Зәйнәб Фәрхетдиновага киенү стилен бераз үзгәртергә тәкъдим иткән.
«Тәнкыйть буларак түгел, мәхәббәт йөзеннән әйтү бу. Мин Зәйнәб апаны бик яратам. Ул да мин аны яратканны бик яхшы белә. Сокланырлык артист. Аны сәхнәдә идеаль итеп күрәсе килә. Хәзер аның сокландыргыч образлары очрый, әмма кайберләрен үзгәртер идем. Ул – эстрадабызның патшабикәсе, һәм ул тавышына тиңдәш итеп киенергә тиеш. Стилисты булган булсам, Зәйнәп Фәрхетдинованы патшабикә итеп кенә киендерер идем», – дип сөйләгән Дилә Нигъмәтуллина.
чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/450153-dil-nigm-tullina-z-yn-p-f-rkhetdinovaga-kien-stilen-zg-rterg-ki-sh-birde/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday