Үкенечләр җырларга күчә башлаганмы?
Ләйлә Галиева күптән түгел «Йөрмә саклап» җырын чыгарды. Ул ире Рөстәм Галиев белән аерылышканнан соң дөнья күрде. Җыр аларның гаилә хәлләренә багышланганмы? Бу хакта Ләйлә болай ди:
«Бу җыр турында кешеләр, мин махсус заказ биреп, анда шундый-шундый сүзләр булсын, дип яздырылган, дип уйлый икән. Бу алай түгел, әлеге җырның авторлары ул чакта минем гаиләдәге вазгыятьне белми иде әле.
Мин: «Айдар абый, нинди матур җырларыгыз бар, җибәрегез әле», – дип язган идем Айдар Тимербаевка. Ул миңа әзер 3 җырын җибәрде. «Йөрмә саклап» дигәне күңелемә бик ятты һәм мин аны сатып алдым».
«Онытырга чараларын тап та,
Кала алмадык сөюләрне саклап, —
Гаепле тик син һәм мин генә.
Күңелемнең бакчаларын тап та,
Йөрмә әле артларымнан саклап,
Үпкән-кочкан – очкан җилләргә.
Хисләремне телем-телем ваклап,
Өзгәләмә йөрәгемне кат-кат,
Үткәннәргә нигә тияргә…» – дигән сүзләр бар бу җырда.
«Хәзер минем тормышымда барган хәлләр – ниндидер план түгел», – дип тә язган Ләйлә.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-03-24/l-yl-galieva-s-yul-rne-saklap-kala-almadyk-4168982 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday