Казанда ике малай Казансу елгасы буйлап велосипедта йөргән һәм боз астына төшеп киткән. Бу хакта мәгълүмат бүген социаль челтәрләрдә чыкты.
«Ике малай боз кырыенда шуган, соңрак боз астына киткәннәр. Аларның берсе муеныннан, икенчесе биленнән баткан», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Үтеп баручы аларга чыгарга ярдәм иткәннән соң, аларны медикларга тапшырганнар — малайларны ашыгыч ярдәм машинасында җылытканнар.
чыганак:https://t.me/tatarstansos/6144 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—