«Әкиятләргә ышанмыйм мин…»

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә сорауларга җавап биргән.

«Мәхәббәт кайдадыр янәшә, сез аны күрмисез генә. Ә калганнары – иллюзия», – дип язган аңа бер виртуаль дусты.

«Миңа 44 яшь! Мин барысын да күрәм! Кайвакытта кирәкмәгәнен дә күрәм, сизәм. Әкиятләргә мин балачакта да ышанмый идем инде. Иллюзияләр белән беркайчан яшәмим», – дип җавап язган җырчы.

«Ресторанга чакырып, чәчәк ташучылары булыр ул. Әмма үземнең никадәр ялгыз икәнемне мин үзем генә беләм…» — дигән иде ул бер әңгәмәсендә.

социаль челтәрдән

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле